news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

28 мартка һава торышы һәм ай календаре

28 мартка һава торышы һәм ай календаре

news_top
28 мартка һава торышы һәм ай календаре
28 мартта Татарстанда болытлы һава торышы булачак. Кар, юеш кар һәм яңгыр явачак. Урыны белән томан төшәчәк. Җил тотрыксыз, акрын тизлектә исәчәк. Төнлә һава температурасы -2..+3˚, көндез +2..+7˚ градус. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык. 


28 март.
Кимүче ай. Ай кәҗәмөгез йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы
Кара суган орлыгы чәчү өчен уңышлы вакыт. Шыттыру өчен бәрәңгене таратып куярга була. Рассаданы зур савытларга аерып утырту. Рассадага үсеш стимуляторлары сибү, органик ашлама кертергә була.

Чәчәк түтәле
Чәчәк рассадаларын зур савытларга аерып утырту. Рассадага үсеш стимуляторлары сиптерү. Декоратив агач һәм куакларга форма биреп, ботакларын кисү.

Җиләк-җимеш бакчасы
Җимеш агачларына һәм куакларына форма биреп, ботаклрын кисү. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар