news_header_bot
Язманы тыңлагыз

28 майга һава торышы һәм ай календаре

news_top
28 майга һава торышы һәм ай календаре

28 майда Татарстанда бераз болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Көньяктан, көньяк-көнчыгыштан 3-8 метр тизлектә, көндез урыны белән 12 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +3..+8˚, көнбатыш районнарда +9..+14˚, көндез +24..+29˚ градус.

Үсүче ай, ай Кысла йолдызлыгында.

Агач һәм куакларны кисү, яшелчәләрнең ботак очларын өзеп алу тыела. Яшелчәләргә, җимеш агачларына һәм куакларга су сибү, минераль ашламалар кертү өчен уңайлы вакыт. Соң өлгерә торган кәбестә сортларының үсентеләрен ачык туфракка утырту, җиләк һәм декоратив куаклар утырту һәм күчереп утырту, культуралы виноград үсентеләре утырту өчен уңайлы чор.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар