Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

28 майга һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
28 майга һава торышы һәм ай календаре

28 майда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз яңгыр көтелә. Көндез урыны белән яшен булырга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан җил, уртача тизлектә, көндез урыны белән 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Төнлә һава температурасы +6..+11 градус, ә көндез һава температурасы +15..+20 градус фаразлана.

Кимүче ай, ай үгезбозау йолдызлыгында.

Ай календаре буенча бәрәңге, редисның гибрид сортын, чөгендер, кишер, петрушка, сельдерей, шалкан, дайкон, суган һәм сарымсак утырту өчен уңышлы көн санала. Суганчалы чәчәкләрне дә утыртырга вакыт җитте. Җиләк-җимеш агачларын һәм куакларын корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртергә кирәк. Тамыразыкларны ашларга була.

Теплицага томат, кыяр үсентеләрен утыртырга мөмкин, әмма салкын көннәрдә өсләрен өстәмә капларга кирәк булачак. Бу көнне утыртылган агачлар һәм куаклар яхшы тамырланырга тиеш.

.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100