28 июльдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр, көндез һәм кич урыны белән боз явачак. Төнлә кайбер районнарда томан. Төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән көчле җил. Төнлә һава температурасы +15..+20˚, көндез +31..+36˚ градус.
Үсүче ай, ай Укчы йолдызлыгында.
Җиләк-җимеш культураларына фосфорлы-калийлы ашламалар сибәргә кирәк. Яшелчәләргә үсеш стимуляторлары, авыруларга һәм корткыч бөҗәкләргә каршы препаратлар сибәргә була. Чәчәкләргә гөмбәчек авыруына каршы дарулар сиптерергә кирәк. Бакча җиләге утыртырга, аны эшкәртергә, мыекларын тамырландырырга була.