28 гыйнвар төнендә Кама елгасы бозында югалган 45 яшьлек ир табылган
Ир-ат Менделеевск районының Ижевск авылыннан Чаллыга таба юл ала һәм Кама елгасы бозында юл таба алмыйча адаша.
Ир-атны тапканчы МЧС хезмәткәрләре 30 км яр буйлап үтә, Кама елгасы бозында 80 км ара тикшерелә.
Ир исә "Прибрежный" бакча ширкәтенә килеп чыга. Үтеп барган автомобильне туктата һәм аны каравыл йортына кадәр илтеп куялар. Шунда аңа медицина ярдәме күрсәтелә..