28 августта Татарстанда аз болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшә. Көньяк-көнбатыштан 4-9 метр тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +11..+16˚, көндез +24..+29˚ градус.
Кимүче ай, Кысла йолдызлыгында.
Туфракны сукаларга, түтәлләр әзерләргә була. Консервацияләү өчен сырганак, кара һәм кызыл миләш җыярга мөмкин. Суганчалы чәчәкләр утыртырга була.