28 августта Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә кыска вакытлы яңгыр, урыны белән көчле яңгыр явачак. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр ява. Кайбер районнарда яшенле яңгыр, төнлә боз явачак. Көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, төнлә урыны белән 15-20 м/с, 24 м/с, көндез 15-17 м/с тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +7..+12˚, көндез +16..+21˚ градус.
Үсүче ай, ай Үлчәү йолдызлыгында.
Сугару һәм сыек ашламалар сибү өчен уңайлы вакыт түгел. Күпьеллык чәчәкләр һәм дару үләннәре утырту, ашлау, аерып күчереп утырту өчен уңай көн. Иртә кыраулардан саклау өчен, дәлия чәчәкләренең тамыр төпләренә туфрак өяргә кирәк. Кура җиләгенең уңыш биреп бетергән ботакларын кисәргә була.