28 апрельдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә яңгыр, урыны белән көчле яңгыр явачак. Көндез дә яңгыр көтелә. Төнлә урыны белән яшен, иртән томан төшәчәк. Көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +7..+12˚, көндез +8..+13˚, көнчыгыш районнарда +17˚ градус.
Кимүче ай, ай кучкар йолдызлыгында.
Туфракны сукаларга, йомшартырга, үсемлекләрдәге корткыч бөҗәкләргә каршы дарулар сибәргә кирәк. Яшелчә рассадаларына ашламалар сибү өчен уңай вакыт. Бакча җиләгенә, җимеш бирә торган агач-куакларга да ашламалар сибәргә була.