28 апрельдә Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +5..+10˚, көндез +20..+25˚ градус.
Үсеш алучы ай, ай Арыслан йолдызлыгында.
Корыга чыдам чәчәк орлыклары чәчү өчен уңай вакыт. Яшел кыяклары иртәрәк чыксын өчен, күпьеллык суган һәм петрушка түтәлләрен пленка белән капларга була.