Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

28-29 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
28-29 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

28 апрельдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +12..+17˚, көндез +17..+22˚, көнчыгыш районнарда +26˚ градус.

29 апрельдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +4..+9˚, көндез +14..+19˚ градус.

Кимүче ай, ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында.

Җылытыла торган теплицаларга яки пленка белән каплана торган түтәлләргә редис чәчәргә була. Бәрәңге күзәнәкләрен шыттырыр өчен таратып куярга мөмкин. Үсемлекләргә органик ашламалар, җирдә кышлый торган корткыч бөҗәкләргә каршы дарулар сиптерергә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100