Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

27 яшьлек җырчыны чәнчегәннәр

news_top_970_100

Якутиядә «Alex Khan» псевдонимы белән чыгыш ясаучы 27 яшьлек җырчы Александр Васильевны үтергәннәр. Шуннан соң җинаятьче үз-үзенә кул салган. Бу хакта үз чыганагына сылтама белән «SakhaDay» басмасы яза, дип хәбәр итә «Московский комсомолец» сайты.

Чыганак сүзләренчә, музыкантның мәетен 28 декабрь иртәсендә Петр Алексеев урамындагы фатирда тапканнар. Васильевны күкрәгенә пычак кадап үтергәннәр.

Александр Васильев

Фото: © Социаль челтәрләр

«Үтерүдә шикләнелүче ачыкланды, ул Александр Васильевның дустының әтисе булып чыкты. Үтергәннән соң, ул үз-үзенә кул салган», – дигән чыганак.

Александр Васильев – Якутиянең музыка индустриясе һәм кинематографиясе вәкилләре арасында билгеле кеше. Аның дуслары бу фаҗигадән шок хәлендә калган. Бер танышы сөйләгәнчә, җырчы шат күңелле, шаян һәм ачык кеше булган.

Якутиядә популяр булган җырчы Эрхаан белән Васильев күптән түгел генә уртак җыр чыгарган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100