news_header_bot
Язманы тыңлагыз

27 яшьлек хуҗабикә күршеләре каршында мәчесен ашаган

news_top
27 яшьлек хуҗабикә күршеләре каршында мәчесен ашаган
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Хуҗабикә хатын өйдә яши торган песине дистәләрчә күршесе каршында ашаган. Бу турыда «Лента.ру» яза.

Вакыйга АКШның Огайо штатында Кантон шәһәрендә була.

27 яшьлек Аллексис Телиа Ферреллны полиция тоткарлый. Аңа хайваннарны җәберләү һәм җәмәгать тынычлыгын бозу турында гаепләү белдерәләр.

16 августта Алексисның күршеләре полиция чакыра. Алар бу хатынның башта мәченең башына басуын, аннары урамда мәчене ашый башлавын сөйли. Бу хәлне дистәләрчә шаһит күреп тора.

Хатынны төрмәгә утыртканнар, 100 мең доллар залог билгеләгәннәр. 19 августта рәсми гаепләү белдерелгән. Суд 26 августта була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар