Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

27 яшьлек йөкле хатын авыл хастаханәсенә үзе килгән һәм коронавирустан үлгән

Аны вертолет белән республика инфекция хастаханәсенә илткәннәр, тик икенче көнне ул вафат булган.

news_top_970_100
27 яшьлек йөкле хатын авыл хастаханәсенә үзе килгән һәм коронавирустан үлгән
https://pixabay.com/

Дагыстанда 27 яшьлек йөкле хатын вафат булган. Анда коронавирус булуы билгеле. Бу турыда НТВ каналы хәбәр итте.

27 яшьлек хатын Хасавюрт районының Кандаураул авылында яши. Аның көмәне якынча өч-дүрт айлык була. Бу хатын авырый башлагач, үз авылыннан Хасавюрт авылы хастаханәсенә килә. Аннары аны Махачкала хастаханәсенә алып китәләр һәм республика инфекция хастаханәсенә салалар. Йөкле хатында авыр формада пневмония була. Табиблар аны коткара алмый, чәршәмбе кич белән ул үлә.

Соңрак республиканың оператив штабында да бу мәгълүматны расладылар. «Хасавюрт районында яшәүче 27 яшьлек йөкле хатынны вертолет белән Республика инфекцион авырулар үзәгенә китергәннәр. Ләкин табиблар аны коткара алмаган», диелә бу хәбәрдә.

Пирогов үзәгенең акушер-гинекологы, медицина фәннәре докторы Евгений Кира йөкле хатыннарның инфекция йоктыру ихтималы зур булуын әйтә, чөнки йөклелек вакытында иммунитет үзгәрә, физиологик саклану кими. Аның сүзләренчә, йөкле хатыннар төрле инфекцияләргә каршы тора алмый башлый. Димәк, коронавирус йоктыру ихтималы да арта. Шуның өчен иминлек кагыйдәләрен сакларга кирәк, ди ул. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100