news_header_bot
Язманы тыңлагыз

27 яшьлек Татарстан егете Рәмис эзсез югалган

Татарстанда яшәүче 27 яшьлек Рәмис Нуруллин Ульяновскига вахта ысулы белән акча эшләргә йөргән.

news_top
27 яшьлек Татарстан егете Рәмис эзсез югалган
1 март кичендә егет иптәшләре белән чыгып киткән һәм тулай торакка кире кайтмаган. Ул ярты сәгатькә генә дусларыннан аерылып торган, шуннан соң телефонын алмаган. Бу турыда "Вести Камаза" хәбәр итте.

Шул көннән бирле Рәмис эзсез югалган.

5 мартта Рәмиснең туганнары полициягә мөрәҗәгать иткән, аны эзли башлаганнар. Хатыны да Ульяновскига киткән.

Рәмис Нуруллин турында белүчеләр булса, түбәндәге номерларга шалтыратулары сорала: 02 яки 8-927-241-30-20 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар