Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

27 яшьлек хатынны, аның 9 һәм 4 яшьлек балаларын вәхшиләрчә үтереп, бетон белән күмеп куйганнар

27 яшьлек хатынны, аның 9 һәм 4 яшьлек балаларын вәхшиләрчә үтереп, бетон белән күмеп куйганнар

news_top_970_100
27 яшьлек хатынны, аның 9 һәм 4 яшьлек балаларын вәхшиләрчә үтереп, бетон белән күмеп куйганнар
Алтай өлкәсендә 27 яшьлек хатынны һәм аның ике баласын үтереп, мәетләрен бетон белән күмеп куйганнар. Бу фаҗига турында "Комсомольская правда" сайты язды. 

27 яшьлек Даша өч бала тапкан. Балаларның аталары төрле кешеләр. Бу хатын Братск шәһәрендә туа, соңгы вакытта Славгород шәһәре янындагы Павловка авылында яши. Биредә ул тагын бер егетне очрата һәм өч ай элек аларның уртак кызы туа.

22 августта хатын нәни кызын ире янында калдыра, 9 яшьлек кызын һәм 4 яшьлек улын үзе белән алып, өйдән чыгып китә. Шуннан соң аларны иренең туганнары да, гаилә дуслары да башка күрми. Гаиләне эзли башлыйлар. Полиция хезмәткәрләре, тикшерүчеләр, волонтерлар тәүлек әйләнәсенә хатынны һәм аның балаларын эзли. Төрле версияләрне тикшерәләр. Хатын районнан чыгып киткән яки криминал булган дигән фаразлар корыла.

Күпләр фикеренчә, Даша нарасый баласын иренә ташлап калдырып, районнан ук чыгып киткән. Ул туган ягы Иркутск өлкәсенә кайтып китәсе килүен берничә тапкыр әйткән була. Иркутск өлкәсендә Дашаның тугыз яшьлек кызының әтисе яши. Бу ир-ат исә Даша белән аралашмавын, аның белән очрашырга җыенмавын әйтә.

"Без күптән аралашмыйбыз. Ул һаман чыгып югала, бәйрәм итәргә ярата иде, шуңа аерылыштык. Ул исереп йөрмәде, әти-әнисе гадәти, ул үзе шундый кеше инде. Мин берничә тапкыр кызымны үземә алып китәргә сораган идем, ләкин ул риза булмады. Хәзер баланы үземә алмаганга үкенәм", - дип сөйли Павел.

Шушы көннәрдә Даша, аның 9 яшьлек кызы, 4 яшьлек улы табыла. Аларны вәхшиләрчә үтереп, мәетләрне урманда чокырга салганнар һәм бетон белән күмеп куйганнар. Тикшерүчеләр эзли торгач, Даша белән бергә яши торган ир-атның энесе - 22 яшьлек егеттән шикләнә башлый. Аны сорау алырга чакыралар. 22 яшьлек егет өч кешене үтергәнен үзе сөйләп бирә.



"Екатериновка ягына таба бардык. Анда асфальт юл бар. Мин машинаны туктаттым, торып бастым да, Дашага суктым. Ул аңын югалтты, балалар елаша башлады. Аларны буарга туры килде. Мин курыктым", - дип сөйли бу ир-ат.

"Алар минем абыйны интектереп бетерде", - ди ул үзенең вәхшилегенең сәбәбе итеп.

Тикшерү версиясе буенча, җинаять 22 августка каршы төндә була. Даша әйберләрен җыйный һәм балалары белән шәһәрдән чыгып китәргә карар кыла. Ул бергә яши торган иренең энесенә мөрәҗәгать итеп, вокзалга кадәр илтеп куярга сорый. Егет риза була, юлда барышлый алар талаша башлый. Талаш ни сәбәпле чыкканы хәбәр ителми. Шуннан соң 22 яшьлек егет Дарьяны һәм аның нәни улы белән кызын үтерә.

Хәзер бу егетне кулга алганнар. Төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, җинаятьтә шикләнелүче ир-ат беркайда да эшләми, моңа кадәр хөкем ителмәгән. Җинаять эшен тикшерү бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100