27 сентябрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән бераз яңгыр явачак. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +2..+7˚, көндез +7..+12˚ градус.
Үсүче ай, ай Укчы йолдызлыгында.
Авыру һәм уңыш бирми торган агач-куакларны кисәргә кирәк. Җиләк куакларын корткычларга каршы бор катнашмасы белән эшкәртергә кирәк. Агач-куак төпләренә, түтәлләргә компост, янган тирес, пычкы чүбе чәчеп чыгарга мөмкин.