news_header_bot
Язманы тыңлагыз

27 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
27 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

27 сентябрьдә Татарстанда бераз болытлы, явым-төшемсез һава торышы көтелә. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә исә, көндез урыны белән 15-17 метрга җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +2..+7 градус, көнчыгыш һәм көньяк районнарда 0..-1 градуска кадәр кырау көтелә. Көндез +18..+23 градус фаразлана.

Кимүче ай. Ай Арыслан йолдызлыгында.

Теләсә нинди үсемлекне утырту өчен уңышлы көн түгел. Карлыган һәм крыжовникның яшь ботакларын утыртырга әзерләргә мөмкин. Авыру һәм уңыш бирми торган агач һәм куакларны кисәргә, язын утырту өчен урын әзерләргә. Киптерү һәм консервлау өчен җиләк-җимешне һәм яшелчәләрне җыеп алырга. Җир кишәрлегендә чүп-чарны җыеп яндырырга була. Туфракка минераль ашламалар кертергә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар