27 сентябрьдә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем юк. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәргә мөмкин. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр фаразлана. Төнлә һава температурасы +3..+8 градус, көндез һава температурасы +17..+22 градус була.
Үсүче ай, ай Сукояр йолдызлыгында.
Җиләк куакларының авыру ботакларын кисәргә, агач кәүсәләрен агартырга кирәк. Гладиолус һәм георгиннар суганчаларын казып алып, кышкы саклауга алып куярга була.