27 майда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән бераз яңгыр көтелә. Иртән, көндез кыска вакытлы, ә вакыты белән көчле яңгыр фаразлана. Кайбер районнарда яшен булырга һәм боз да яварга мөмкин. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан җил, уртача тизлектә, көндез урыны белән 15-20 метрга, хәтта 24 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Төнлә һава температурасы +3..+5 градус, ә көндез һава температурасы +14..+19 градус фаразлана.
Кимүче ай, ай үгезбозау йолдызлыгында.
Ай календаре буенча бәрәңге, редисның гибрид сортын, чөгендер, кишер, петрушка, сельдерей, шалкан, дайкон, суган һәм сарымсак утырту өчен уңышлы көн санала. Суганчалы чәчәкләрне дә утыртырга вакыт җитте. Җиләк-җимеш агачларын һәм куакларын корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртергә кирәк. Тамыразыкларны ашларга була.
Теплицага томат, кыяр үсентеләрен утыртырга мөмкин, әмма салкын көннәрдә өсләрен өстәмә капларга кирәк булачак. Бу көнне утыртылган агачлар һәм куаклар яхшы тамырланырга тиеш.
.