27 июньдә Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төньяк-көнбатыштан көчле җил. Төнлә һава температурасы +5..+10˚, көндез +21..+26˚ градус.
Үсүче ай Үлчәү йолдызлыгында.
Укроп, салат, брокколи кәбестәсен кабат чәчү өчен уңышлы көн санала. Күпьеллык суган, бөртеклеләр, кузаклы культуралар чәчәргә мөмкин. Яшеллекне турап киптерергә һәм катырырга була. Берьеллык чәчәкләрне урамга утыртырга, газон үләнен чәчәргә, чәчәклекләр ясарга кирәк. Күпьеллык һәм икеьеллык чәчәкләр атып бетерсә, бүлеп утыртырга.