news_header_bot
Язманы тыңлагыз

27 июльгә һава торышы һәм ай календаре

27 июльгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
27 июльгә һава торышы һәм ай календаре
27 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр яварга, яшен булырга, боз яварга мөмкин. Җил төньяк-көнчыгыштан, уртача тизлектә. Яшен вакытында җил тизлеге 15-18 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +13..+18°, көндез +24..+29° градус.


27 июль.
Кимүче ай. Ай игезәкләр йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Помидорларның, борычларның һәм кыярларның астагы яфракларын йолкырга кирәк. Бакча җиләгенең мыекларын күчереп утыртырга була. Ремонтант бакча җиләгенә ашламалар сибү. 

Чәчәк түтәле
Чәчәк атып бетергән күпьеллык чәчәкләрне кисәргә кирәк. Чәчәк үсентеләре астына коры ашламалар сибеп куярга була. Туфракны йомшарту һәм шытымнарны сирәкләү. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Карлыган, крыжовникның карт, хәлсез сабакларын кисәргә кирәк. Җимеш бирә торган агач-куакларга авыруларга һәм корткыч бөҗәкләргә каршы дарулар сиптерергә кирәк. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар