![27 гыйнварга һава торышы](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2021/1/26/1b32bf3af3ad8347bc2463113dadb5c9bd9775b67b500f6156bd8409dc36.jpeg)
27 гыйнварда Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы булачак. Кар һәм җепшек кар явачак. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-16 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә -4..-9˚, аязганда -13˚, көндез -1..-6˚ градус салкын булачак. Юлларда көчле бозлавык.