Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

27 ел комада яткан Мөнирә исемле хатын аңына килгән

27 ел комада яткан Мөнирә исемле хатын аңына килгән

news_top_970_100
27 ел комада яткан Мөнирә исемле хатын аңына килгән
27 ел дәвамында клиникада кома халәтендә яткан хатын Германиядә тулысынча аңына килгән. Бу турыда Daily Mail басмасына сылтама белән "Лента.ру"хәбәр итте. 

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче Мөнирә Абдулла исемле хатын 1991 елда юл һәлакәтенә очрый. Аның машинасына Әл-Айн шәһәре тирәсендә мәктәп автобусы килеп бәрелә. Шуннан соң аның башы имгәнә. Автомобильдә бу хатынның 4 яшьлек улы Омар Вебер да була. Анасы баласын үзе белән каплап, саклап кала. Малай җиңелчә травмалар гына ала. 

Мөнирәне Әмирлектәге хастаханәгә салалар, аннары диагноз куяр өчен Лондонга күчерәләр. Табиблар фикеренчә, хатын бик аз дәрәҗәдә генә үз аңыда була. Ул комага охшаш халәттә, шул ук вакытта авыртуны да тоя. Соңрак бу хатынны Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә кайтаралар. Биредә хатынны озак еллар дәвамында көпшә аша гына ашаталар, физиотерапия ясыйлар. 

2017 елда әлеге вакыйга турында Абу-Дабиның принцы Мөхәммәд бин Зәед белеп ала. Ул Мөнирәне дәваларга Германиягә күчерү өчен акча бирә. Бер ел узгач, Мөнирә бераз ыңгыраша башлый, аннары уяна һәм улының исеме белән дәшә. 

Омар әнисе аңына туры килү турында сөенеп сөйли. Әнисе сөйләшә башлагач, ул “сөенеченнән очып йөрүен” әйтә. 
 
Хәзер Мөнирә Абу-Дабига кайткан. Ул гаиләсе белән яши, тернәкләнү курсын уза. Аның мускулларын хәрәкәткә китерү өчен физиотерапия ясыйлар, диелгән бу хәбәрдә.    

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100