news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

27 августка һава торышы һәм ай календаре

news_top

27 августта Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак. Иртән һәм көндез яңгыр ява, кайбер районнарда яшенле яңгыр явачак, боз явуы ихтимал. Көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, төнлә урыны белән 14 м/с, иртән һәм көндез 15-20 м/с тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +8..+13˚, көндез +17..+22˚ градус.

Үсүче ай, ай Үлчәү йолдызлыгында.

Сугару һәм сыек ашламалар сибү өчен уңайлы вакыт түгел. Күпьеллык чәчәкләр һәм дару үләннәре утырту, ашлау, аерып күчереп утырту өчен уңай көн. Иртә кыраулардан саклау өчен дәлия чәчәкләренең тамыр төпләренә туфрак өяргә кирәк. Кура җиләгенең уңыш биреп бетергән ботакларын кисәргә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар