news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

27 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
27 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

27 апрельдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Кыска вакытлы яңгыр, урыны белән яшен көтелә. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк. Көньяк-көнбатыштан 15-17 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +8..+13˚, көндез +17..+22˚ градус.

Кимүче ай, ай кучкар йолдызлыгында.

Туфракны сукаларга, йомшартырга, үсемлекләрдәге корткыч бөҗәкләргә каршы дарулар сибәргә кирәк. Яшелчә рассадаларына ашламалар сибү өчен уңай вакыт. Бакча җиләгенә, җимеш бирә торган агач-куакларга да ашламалар сибәргә була.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар