Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

26 яшьлек Нәрисәне эзлиләр

news_top_970_100
26 яшьлек Нәрисәне эзлиләр

Башкортстанның Зилаир районы Иске Якуп авылында 26 яшьлек Нәрисә Исламгулова югалган, дип хәбәр итә «Поиск детей-Уфа» төркеме. Ул 1 июльдән бирле юк, аны волонтерлар эзли.

Аның хакында хәбәрдәр булучыларны 8-963-094-50-85, 8-904-803-33-24 яки 102 номерлары буенча элемтәгә керүләрен сорыйлар.

Җиләк сезоны булу сәбәпле, югалучылар саны арта бара. Кичә Алабуга районында 2 хатын-кыз югалган иде.

1982 һәм 1979 елгы ике хатын Танай урманына җиләккә китеп бара, бәхеткә, алар телефоннары тота торган урында була. Алар 06.47 сәгатьтә шалтыратып, телефоннары утырып баруын, адашуларын әйтәләр. Коткаручылар, махсус җиһазлар ярдәмендә аларның якынча кайда икәнлеген ачыклый. Көчле җил һәм яңгыр эзләргә комачау итә, әмма 08.05 сәгатьтә аларны табып алалар. Алар автомобильләреннән 1,5 километр ераклыкта була. Чәй эчергәч, аларны өйләренә озаталар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100