Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

26 яшьлек кыз, селфи ясарга маташканда, күпердән егылып төшкән

Полиция хезмәткәрләре мәгълүматы буенча, янәшәсендәге егет аны тотып кала алмаган.

news_top_970_100
26 яшьлек кыз, селфи ясарга маташканда, күпердән егылып төшкән



“Татар-информ”, Гөлнара Салихова. Алабугада күпердән егылып төшкән кыз селфи ясарга тырышкан булган. Бу хакта бүген Алабуга Эчке эшләр бүлегеннән җиткерделәр.

Алдан 26 яшьлек кызның  кичә 22 сәгать 40 минутта 10 метр биеклектән егылып төшүе хәбәр ителгән иде.

Полиция хезмәткәрләре мәгълүматы буенча, кыз аек булмаган һәм селфи ясарга уйлаган. Ул күпер култыксасына баскан, янәшәсендәге егет аны тотып кала алмаган.

Хастаханәгә барудан ул баш тарткан. Әмма бүген табибларга мөрәҗәгать иткән. Алар ярдәм күрсәтеп, аның хәлен уртача дип бәяләгән һәм өенә кайтарып җибәргән. Кызның куллары җәрәхәтләнгән.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100