26 яшьлек ир-ат әти-әнисен һәм абыйсын балта белән чабып үтергән
Җинаятьче фатирга ут төрткән һәм качып киткән.
Краснодар өлкәсендә 26 яшьлек ир-атны әти-әнисен һәм абыйсын вәхшиләрчә үтерүдә шикләнеп тоткарлаганнар. Бу турыда прокуратурага сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.
Өч кеше мәетен яна торган фатирда тапканнар.
Гаилә фаҗигасе Кореновск шәһәрендәге күп катлы йортларның икенче катындагы бер фатирда була. Тикшерү версиясе буенча, ир-ат 80 яшьлек атасын, 71 яшьлек анасын һәм 41 яшьлек абыйсын балта белән чабып үтергән. Аннары ул фатирга ут төрткән, үзе качып киткән.
Янгын сүндерүчеләр утны сүндергәч, мәрхүм пенсионерларның кече улын тиз арада тоткарлыйлар. «Ике яки аннан да күбрәк кешене үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.