26 яшьлек егет "Шевроледа" поезд астына кергән
Юл-транспорт һәлакәте Чувашиянең Канаш районында була.
![26 яшьлек егет "Шевроледа" поезд астына кергән](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2018/1/20/bc12aed5cc5e5bc217ff9469335f60efbf22ace452355a4e89068bfc71ac.jpg)
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/020fd9c16782dcf8bdbd4e39ea33e457e72c90b240bcab7d97a2f80cdd8c.jpg)
Адлер – Чабаксар поезде Канаш районында "Шевроле" автомобилен бәрдерә. Нәтиҗәдә, 26 яшьлек йөртүче һәм 46 яшьлек пассажир хатын-кыз тән җәрәхәтләре ала дип хәбәр итә «Татар-информ».
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/0627e54249fd66e699de51194656f0cd8501aaa9f6e3423230c8a0023925.jpg)
Бу хәл бүген тимер юл кичүендә була. Җиңел машина светофорда кызыл ут янганда тимер юлны аркылы чыккан.
Поезд юлын дәвам иткән. Каза күрүчеләр сырхауханәгә озатылган.