26 яшьлек ана баласын тәрәзәдән ыргыткан
Ике яшьлек баласын өченче кат тәрәзәсеннән урамга ыргыткан анага карата җинаять эше ачылган.
Әлеге коточкыч хәл Алтай өлкәсендә булган. 17 гыйнварда төнге икеләр тирәсендә бала подъезд капкасы өстенә килеп төшкән.
Бәхеткә каршы, кызчык исән калган. Аңа гомеренә бернинди куркыныч та янамый.
Алтай өлкәсе Тикшерү комитеты бу хатынга карата җинаять эше ачкан. РИА Новости хәбәр иткәнчә, баласын ыргытканда ул наркотиклардан исерек булган.Бәхеткә каршы, кызчык исән калган. Аңа гомеренә бернинди куркыныч та янамый.