news_header_bot
Язманы тыңлагыз

26 яшьлек Актаныш егете Такталачык авылындагы хатынны буып үтермәкче булган

Актаныш районы прокуратурасы 26 яшьлек ир-атка карата дәүләт гаепләвен раслады. Суд аны РФ Җинаять Кодексының 30 маддәсенең 3 бүлеге, 105 маддәсенең 1 бүлеге (кеше гомеренә һөҗүм итү) буенча гаепле дип тапты.

news_top
26 яшьлек Актаныш егете Такталачык авылындагы хатынны буып үтермәкче булган

Судта билгеле булганча, 2018 елның 20 февралендә исерек егет Актаныш районының Такталачык авылында бер хатын-кыз белән сүзгә килә. Аны ике кулы белән муеныннан тотып алып буа башлый. Шуннан соң, кирпеч кисәге белән ханымның башына өч тапкыр суга. Хатынны үлгән дип уйлап, гаепләнүче җинаять урыннан качып китә.

Ләкин ханымга вакытында тиешле медицина ярдәме күрсәтелү сәбәпле, ул исән кала.

Ир үз гаебен тулысынча таныган.

Суд аны 7 елга ирегеннән мәхрүм итеп гадәти режимдагы колониягә җибәрде. Хөкем карары үз көченә кермәде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар