
26 октябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшемнәр көтелми. Төнлә һәм иртән томан төшәчәк. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Көндез урыны белән 15-17 метр тизлектәге көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +1..+6°, көндез +9..+14° градус.
