26 мартта Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез, урыны белән томан төшәчәк. Көндез яңгыр явачак. Көньяктан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, көндез 7-12 метр, урыны белән 15-18 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -1..-6˚, көндез +2..+7˚ градус. Юлларда бозлавык.
Кимүче ай, ай Үлчәү йолдызлыгында.
Рассадага кара суган, порей суганы орлыклары чәчү өчен уңай вакыт. Борыч һәм помидор рассадаларын аерып, зуррак савытларга күчереп утыртырга була.