26 майда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз яңгыр көтелә. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан җил, уртача тизлектә, көндез урыны белән 15-18 метр.
Төнлә һава температурасы 0..+5 градус, урыны белән -1 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин. Ә көндез һава температурасы +11..+16 градус фаразлана.
Кимүче ай, ай кучкар йолдызлыгында.
Туфракны йомшартырга, үсемлекләрне корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртергә. Бу көнне чүп утарга, яшелчә культураларына су сибәргә, ашларга була. Җиләк-җимеш агачларына, куакларга, шулай ук бакча җиләгенә һәм яшелчәләргә ашлама кертергә кирәк. Яшь яшеллекне җыеп алырга һәм эшкәртергә мөмкин.