news_header_bot
Язманы тыңлагыз

26 июньгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
26 июньгә һава торышы һәм ай календаре

26 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы була. Төнлә кыска вакытлы яңгыр, көндез урыны белән көчле яңгыр көтелә. Кайбер районнарда яшен булырга һәм боз яварга мөмкин. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан исә, секундына 6-11 метр тизлектә фаразлана, яшен вакытында урыны белән 15-20 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы +11..+16 градус, көндез +18..+23 градус фаразлана.

Яңа ай.

Бүген нәрсәдер утыртырга һәм күчерергә киңәш ителми. Барлык хуҗалык эшләре мөмкин. Туфрак белән бәйле эшләрне башкарырга, агачларны һәм куакларна корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртергә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар