![26 июньгә һава торышы һәм ай календаре](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2024/6/25/b0bd03cd8e90632fe5234182e4733470.jpg)
26 июньдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән яңгыр, көндез кайбер районнарда явым-төшем ихтималы бар. Җил төньяк-көнбатыштан, секундына 6-11 метр тизлектә, урыны белән 15-17 метрга кадәр фаразлана. Төнлә һава температурасы +8..+13 градус, көндез +17..+22 градус фаразлана.
Кимүче ай. Ай Сукояр йолдызлыгында.
Үсемлекләрне утырту һәм чәчү өчен уңышлы көн түгел. Яшелчәләргә үстерү стимуляторлары сибү, җиләк-җимеш агачларын һәм куакларын авыруларга һәм корткычларга каршы эшкәртү киңәш ителә. Шулай ук агач һәм куак тирәли, җиләк-җимешләр төпләрен мүлчәләргә мөмкин.