news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

26 июньгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
26 июньгә һава торышы һәм ай календаре

26 июньдә алмашынучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә фаразлана, урыны белән 15-18 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +8..+13 градус була. Көндез һава температурасы +19..+24 градус фаразлана.

Үсүче ай Үлчәү йолдызлыгында.

Укроп, салат, брокколи кәбестәсен кабат чәчү өчен уңышлы көн санала. Күпьеллык суган, бөртеклеләр, кузаклы культуралар чәчәргә мөмкин. Яшеллекне турап киптерергә һәм катырырга була. Берьеллык чәчәкләрне урамга утыртырга, газон үләнен чәчәргә, чәчәклекләр ясарга кирәк. Күпьеллык һәм икеьеллык чәчәкләр атып бетерсә, бүлеп утыртырга.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар