news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

26 июльгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
26 июльгә һава торышы һәм ай календаре

26 июльдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшә. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +12..+17˚, көндез +24..+29˚.

Үсүче ай, ай Чаян йолдызлыгында.

Яшелчәләргә, җимеш агачларына, җиләк куакларына, чәчәкләргә ашламалар сибәргә була. Туфракны сугару, йомшарту өчен уңай вакыт. Күпьеллык чәчәкләрне вегетатив ысул белән үрчетеп утыртырга була. Бүлмә гөлләрен күчереп утыртырга ярый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар