news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

26 градус салкында апалы-сеңелле 3 һәм 6 яшьлек кызлар әниләрен эзләргә чыгып киткән

news_top
26 градус салкында апалы-сеңелле 3 һәм 6 яшьлек кызлар әниләрен эзләргә чыгып киткән
Владимир Васильев, архив

Иркутск өлкәсендәге Качуг бистәсендә 2 нәни кыз салкында өшеп үлә язган. Алар 26 градус суык булган көнне үзләре генә урамга чыгып киткән. Кечерәк баланың башлыгы да бәйләнмәгән булган. Аларны Росгвардия хезмәткәрләре тоткан. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итә.

Прапорщик Андрей Колмаков һәм өлкән сержант Алексей Щапов балаларны үзләренең бушлатларына төргән, аннары машинага утыртып җылытканнар.

Апалы-сеңелле туганнарга 3 һәм 6 яшь булуы ачыкланган. Өйдә кеше булмагач, алар әниләрен эзләргә баруларын әйткән. Кызлар үзләре киенгән, колготки белән оекбаш тапмаганнар. Шуңа күрә аларның кышкы комбинезоннары һәм ботинкалары ялан тәнгә генә киелгән.

Росгвардиячеләр очрамаса, балалар шул салкында нишләп бетәр иде – билгесез.

Аннары сабыйларны Балигъ булмаган балалар эшләре буенча бүлеккә тапшырганнар. Әни кешегә карата протокол төзелгән.

Хәзер балаларның гомеренә куркыныч янамый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар