Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

26 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
26 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

26 апрельдә Татарстанда урыны белән аномаль эссе һава торышы саклана. Алмашынучан-болытлы һава, төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр, урыны белән боз явачак. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшә. Төньяк-көнчыгыштан, төньяк-көнбатыштан 3-8 метр тизлектә, көндез 6-11 метр тизлектә, урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +6..+11˚, көндез +18..+23˚, градус, көнбатыш районнарда кичкә таба +10..+15˚ градус.

Кимүче ай, ай Кучкар йолдызлыгында.

Туфракны сукаларга, йомшартырга, үсемлекләрдәге авыруларга һәм корткычларга каршы көрәшергә була. Рассадага, бүлмәдә үсә торган үсемлекләргә су сибү, ашлау өчен уңай көннәр. Шулай ук җимеш бирә торган агач-куакларны, җиләкләрне дә ашларга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100