26 апрельдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Төнлә яңгыр явачак. Көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен була. Көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, көндез һәм кич урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +5..+10˚, көндез +18..+23˚ градус.
Кимүче ай, ай балык йолдызлыгында.
Үсемлекләрне сугару, органик ашламалар белән ашлау. Кишер, редиска, чөгендер орлыклары чәчү өчен уңышлы вакыт. Суганчалы гөлләрне күчереп утыртырга кирәк. Җиләк-җимеш агач-куакларының кәүсәләре тирәли органик ашламалар сибеп чыгарга мөмкин.