26 мартта Татарстанда болытлы, көндез аязучан-болытлы һава торышы була. Яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, төнлә урыны белән 15 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +2..+7˚, көндез +10..+15˚ градус.
27 мартта Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән яңгыр явачак. Көньяктан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +3..+8˚, көндез +10..+15˚ градус.
Үсеш алучы ай, ай Игезәкләр йолдызлыгында.
Бүлмә гөлләренә һәм рассадага су сибү өчен уңай көн түгел. Яз көне чәчәк ата торган гөлләрне бүлгәләп күчереп утырту өчен уңышлы вакыт.