Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

26-27 июньгә һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
26-27 июньгә һава торышы һәм ай календаре

26 июньдә Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төньяктан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +10..+15˚, көндез +20..+25˚ градус.

27 июньдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез. Иртән һәм көндез яңгыр, урыны белән яшенле яңгыр явачак. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, көндез урыны белән 15-18 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +8..+13˚, көндез +20..+25˚ градус.

Кимүче ай, ай игезәкләр йолдызлыгында. 

Яшелчәләрне сирәкләргә була. Помидор һәм борычның астагы артык ботакларын сындырып алырга кирәк. Кяр, ташкабак, помидорның саргайган яфракларын, бакча җиләгенең артык мыекларын өзеп ташларга була. Лалә, гиацинт һәм башка вак суганчалы чәчәкләрне казып алу өчен уңай вакыт. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100