news_header_bot
Язманы тыңлагыз

26-27 гыйнварга һава торышы

news_top
26-27 гыйнварга һава торышы

26 гыйнварда Татарстанда аязучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Көньяктан 5-10 метр тизлектә җил. Төнлә һәм иртән һава температурасы -12..-17˚, көнчыгыш районнарда -23˚, көндез -2..-7˚, көнчыгыш районнарда -12˚ градус. Юлларда бозлавык.

27 гыйнварда Татарстанда болытлы, төнлә аязучан-болытлы һава торышы була. Кар һәм җепшек кар явачак. Көндез кайбер районнарда буран була. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан 5-10 метр тизлектә, көндез урыны белән 14 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -2..-7˚, көнчыгыш районнарда -12˚, көндез +1..-4˚ градус. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле бозлавык.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар