news_header_bot
Язманы тыңлагыз

26-27 февральгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
26-27 февральгә һава торышы һәм ай календаре

26 февральдә Татарстанда кар, җепшек кар, урыны белән карлы яңгыр явачак. Кайбер районнарда буран булачак. Көньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы  -3..-8˚, көндез -1..+3˚ градус. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре.

27 февральдә Татарстанда кар, җепшек кар, урыны белән карлы яңгыр явачак. Урыны белән буран. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -4..+1˚, көндез 0..+4˚ градус. Юлларда бозлавык, кар көртләре.

Үсеш алучы ай, ай Игезәкләр йолдызлыгында. 

Үсемлекләргә коры ашламалар сибәргә кирәк. Чәчәк атканчы озак үсә торган үрмә гөлләр, бакча җиләге утыртырга була. Рассаданы бүлгәләп, аерым савытларга күчереп утыртырга мөмкин. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар