Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

26-27 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

26-27 апрельгә һава торышы һәм ай календаре.

news_top_970_100
26-27 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

26 апрельдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә кар, юеш кар, көндез яңгыр явачак. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы 0..-5, көндез +4..+9, көньяк һәм көнчыгыш районнарда +13 градус. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык булырга мөмкин.

27 апрельдә Татарстанда болытлы һава торышы булачак. Төнлә яңгырлы булачак. Көньяктан, көньяк-көнчыгыштан көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +2..+7, көндез +7..+12, көньяк һәм көнчыгыш районнарда +13..+18 градус.

Үсеш алучы ай. Ай кысла йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы

Үсемлекләрне сугарырга, минераль ашламалар сибәргә була. Рассадага кыяр орлыгы чәчәргә була.

Чәчәк түтәле

Агач һәм куакларны кисәргә ярамый. Бүлмә гөлләренең артык яфракларын, ботакларын да кисми торырга кирәк. Үсемлекләрне сугару, минераль ашламалар сибү өчен уңай чор. Декоратив агач һәм куаклар утырту, күчереп утырту өчен дә уңышлы көн.

Җиләк-җимеш бакчасы

Агач һәм куакларны кисәргә ярамый. Үсемлекләрне сугару, минераль ашламалар сибү өчен уңай чор. Агач һәм куаклар утыртыр өчен дә уңышлы көн.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100