Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

250ләп сарык пычрак баткаклыктан чыга алмыйча һәлак булган

news_top_970_100
250ләп сарык пычрак баткаклыктан чыга алмыйча һәлак булган
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Дагыстанның төньягында тозлыкта (солончак) пычрак баткаклыкка эләккән сарык көтүе һәлак булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Кызганычка, 250дән артык сарыкны коткара алмаганнар.

Республикада көтүлекле терлекчелек идарәсе җитәкчесе Наби Абдулгамидов сүзләренчә, 300 сарык пычракка баткан, 50ләп сарыкны чыгара алганнар.

Гадәттән тыш хәл Кочубей көтүлекле терлекчелек зонасында була. Левашин районындагы Гагарин исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы сарыклары биредә капкынга эләгә. Чабан сүзләренчә, ул артта кала һәм көтү артыннан күзәтә алмый.

ТАСС белешмәсе буенча, сарыклар баткан урынга техника китереп булмый, кешеләр дә кыенлык белән генә барып җитә ала, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100