Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Вак-төяк: 250-300 мең сум тирәсе» – Артистларның банкетларда чыгыш ясавы күпме тора?

news_top_970_100
«Вак-төяк: 250-300 мең сум тирәсе» – Артистларның банкетларда чыгыш ясавы күпме тора?
Фото социаль челтәрләрдән алынды

«Татар Җыры-2025» фестивалендә блогер Олеся Лесная артистларның банкетларда чыгыш ясау бәяләрен белешкән.

Олеся иң беренче җырчы Марат Яруллинга «бәйләнгән». Ләкин Марат җаваптан кача, бу зур миссияне абыйсы – концерт директоры Ринат Яруллинга йөкләп калдыра. Ринат Яруллин сүзләренчә, Маратның банкетлардагы чыгышы бәясе 400 мең сум тора. «400 мең сумнан башлана», – дип тә кушыла аңа Марат .

Ильмира Нәгыймова да чыгышларының бәясе Маратныкы белән бер тирә икәнен әйтә.

Алсу һәм Азат Фазлыевлар бәйрәмнәрдә җырлаган өчен 90-100 мең сум сорыйлар икән. «Бу – Алсу белән икебезгә, бер чыгыш өчен», – дип ачыклык кертә Азат.

Гөлназ Асаева Олесяның соравына җавап бирми. «Минем уй акчада түгел, аңламыйсызмы әллә сез? Мин милләт, халкым өчен эшлим. Мин акча сорамаска да мөмкинмен, шундый «простая душа», – дип, сандугачтай сайрый ул. «100 мең бармы?» – дип дәвам итә Олеся. «Кая инде миңа андый акчалар! Нинди 100 мең инде, андый акча минем төшемә дә керми», – ди Гөлназ.

Рифат Зарипов Олесяның туенда бушка җырлап китәргә әзер икән. «Кияүгә чыга калсаң, сиңа – бушка. Болай – вак-төяк: 250-300 тирәсе», – ди Рифат. «Нормально, бер дә юк икән», – ди Лесная. «Әйе, бер хезмәт хакы инде», – дип көлә Рифат.

Рафис Кәлимуллин үзенең иҗатын 50 меңнән алып 300 меңгә кадәр дип бәяли. «50, 100, 150, 200, 250, 300 – төгәл бәясе юк. Ераклыктан тора, команда белән бараммы, командасызмы. Төрле факторлар йогынты ясый», – дип сөйли ул. Шулай да, Рафис иң зур чегының 500 мең сум булуын яшерми.

Комментарийлар (4)
Калган символлар:
  • 18 март 2025
    Исемсез
    Бер зарплата 22000 так-то😂 а то и меньше
  • 18 март 2025
    Исемсез
    Чашкан колхузчылар
  • 18 март 2025
    Исемсез
    Мондый хурлык, кут сикертучеләргә гонорар тугел, байкот булырга тиеш халыктан. Татар милләтен артка тартучылар , деградациягә алып баручы буш һәм мәгнәсез пустышкалар. Бу попсаны тиз арада туктатырга вакыт.
  • 18 март 2025
    Исемсез
    Бушка да киракмилар,Асаеваны тыцларга булавка суз да юк.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100