Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан хирургын, 25 яшьлек кызны ялгыш үтергән өчен, миллион сум түләргә мәҗбүр итәләр

news_top_970_100
Казан хирургын, 25 яшьлек кызны ялгыш үтергән өчен, миллион сум түләргә мәҗбүр итәләр
"Татар-информ" архивы

Табиб хатасы аркасында кеше үлеменә сәбәпче булган өчен, 12нче хастаханә табибы Айдар Абдульяновны 6 айга ирегеннән чикләгәннәр. Шулай ук ул вафат булган кызның әнисенә, мораль компенсация буларак, миллион сум түләргә тиеш була. Әмма суд аны табиблык эшеннән читләштермәгән.

12нче шәһәр клиник хастаханәсенең хәзер инде элекке хезмәткәре Абдульянов саксызлык белән кеше үтерүдә гаепләнә. Суд, операция вакытында табиб пациентның корсагын дөрес тишмәгән, дигән нәтиҗәгә килә. Бу хакта «Комсомольская правда» сайты яза.

2022 ел башында Казанның шәһәр хастаханәсенә 25 яшьлек кызны алып киләләр. Ул күңеле болгануга һәм эче авыртуга зарланган була. Аны карагач, корсак куышлыгы органнарында кискен патология булуы ачыклана. Бу диагнозны раслау өчен, хирург видеолапараскопия уздырырга уйлый. Бу – зур булмаган тишемнәр тишеп, эчке органнарга операция ясауның заманча алымы. Тишекнең диаметры – 0,5–1,4 см.

Тикшерүчеләр версиясе буенча, бу процедураны ясаганда, хирург корсак куышлыгының бер өлешен зарарлый, шуның аркасында зур гематома барлыкка килә, корсак куышлыгына кан китеп яткан. Берничә сәгать узгач, пациент күп кан югалтудан вафат була. Суд-медицина экспертизасы хирургның гамәлләре һәм кызның үлеме арасында турыдан-туры бәйләнеш таба.

Суд барышында хирург зыян күрүчеләрдән гафу үтенгән, тик үз гаебен танудан баш тарткан.

Зыян күргән якның юристы Андрей Сучков фикеренчә, суд карары бик йомшак булган һәм ул аны республиканың Югары судына шикаять итәргә җыена.

50 яшьлек хирург Айдар Абдульянов – медицина югары уку йорты доценты, медицина фәннәре докторы. Аңа «Татарстан Республикасының атказанган медицина хезмәткәре» исеме бирелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100