Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

25 яшьлек Илнур истәлегенә: «Җир яшерә кара куйнына, Сызлый аның әче ярасы...»

news_top_970_100
25 яшьлек Илнур истәлегенә: «Җир яшерә кара куйнына, Сызлый аның әче ярасы...»
https://tanburz.ru/, район башлыгының аккаунты

Бөрйән районының Иске Сөбхәнгол авылыннан мобилизацияләнгән Илнур Сәгыйтовны соңгы юлга озатканнар. Район башлыгы кайгы уртаклашу сүзләрен җиткереп, шул хакта хәбәр иткән. «Йәшлек» гәзите хәбәр итүенчә, хушлашу мәрасименә Башкортстан хөкүмәтеннән килгән вәкил, военком, район башлыгы катнашкан. «Туганнары исеменнән Әлфирә Сөләйманова һәм Зилә Закировага сүз бирелде. Алар 25 яше дә тулып өлгермәгән Илнурны тату, бердәм гаиләдә үскән киң күңелле, ачык, акыллы, ярдәмчел, батыр егет дип искә алдылар», – дип яза басма.

Илнур Иршат улы 1998 елның 27 сентябрендә авылда туа, агросәнәгать көллиятендә укый. Армиядә хезмәт иткәч, вахтага китеп эшли башлый. 2022 елның 28 сентябрендә мобилизацияләнә. «Ул туган илебезне нацизмнан яклап, Ватаныбыз иминлеге һәм безнең тыныч, бәхетле тормыш хакына үзенең хәрби бурычын бүгенге көнгә кадәр намуслы һәм лаеклы үтәде. Яугир якташыбызның әти-әнисе, якыннары һәм туганнары алдында олы хөрмәт белән баш иябез, аның турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр», – диелә хәбәрдә.

Егетнең һәлак булуы турындагы хәбәргә күпсанлы комментарийлар калдырганнар.

Гөлнара Әюпова бу кайгылы хәбәргә шигырь юллары белән җавап язган:

«Шып-шым гына йотып кайгысын,

Ярсымыйча, тыеп елавын,

Ил күргәнне күрәм, дип уйлап,

Башкортстан күмә улларын.

Җир яшерә кара куйнына,

Сызлый аның әче ярасы.

– Балаларым, чокырларга түгел,

Хәтфәләргә иде саласым.

Бүген генә барсың, иртәгә – юк,

Үкенечле икән бу гомер,

Дөньялыкта китсә якыннарың,

Күңелләрдә кала көл-күмер.

Типсә тимер өзәр чакларында

Китәләр бит… Инде нишлисең?

«Тәкъдирләре шулай кушкандыр», –

Дип куанып ахры яшисең...»

«Геройга мәңгелек дан!»;

«Әй, матур гына бит әле, япь-яшь кенә. Бигрәк жәл. Җаны җәннәттә булсын»;

«Әрәм генә итәләр бит оланнарны! Кайчан бетә бу?»;

«Әй Раббым Аллам! Бу ни хикмәт? Су сөлеге кебек бала. Бала кайгысыннан да каты кайгы юк бу дөньяда. Солдатның ата-анасы алдында баш иям, без тыныч тормышта яшәсен өчен дип, улларын югалтып, каты кайгыга калып утыралар. Үзем кичерәм 8 ел шундый кайгыны. Әни кешегә аңлатып бетергесез кайгы, ут йотып утыра. Йокысы йокы түгел, ашаган ашлары аш түгел бахыр ананың. Җаны җәннәттә булсын. Караңгы каберләре якты булсын»;

«Их, әрәм генә итәләр бит менә дигән егетләрне»;

«Йөрәктән өзелеп-өзелеп яшьләр ага. Яшәргә дә яшәргә иде»;

«23 ел шушы авыр кайгы белән көн итәм, аңлыйм хәлегезне. Сабырлык даруларын кайдан табарга?»

Бер кешегә түрәләрнең «мәңге сакланыр» дигән сүз ошамаган. «Алдыйсыз, меңәрләгәннән бер генә бөртек булган бу корбанны да иртәгә үк онытачаксыз, һәм тагы да шундый ук егетләрне юк итү өчен, яңа корбаннар таләп иткән җиргә җырлап-биеп җибәрәчәксез. Бу – «ике икең дүрт» дигән сыман хаклык. Түрәләр «айт» дисәләр «тайт» дип кенә торган халкыбыз өнсез маллар сыман. Чөнки без Аллаһ Тәгаләнең әйткәнен тыңламаучылардан икәнебез ачык күренеп тора. Калганнарыбыз барыбыз да саулыкта, иминлектә булыйк», – дип яза ул.

«Даян, әйе, җырлап-биеп китәләр. Шул видеоларны карап булмый», – дип килешкән берсе.

«Телефонны кулырга алып ачарга куркып торасың, ачкан саен – яшь балаларның үлеме. Очы-кырые юк. Алла сакласын инде», – дип язган тагын берсе.

«Илнур энем, син һаман да күз алдында ипле генә, матур елмаеп кына йөрисең... Юатырлык сүзләр табып булмый».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100